Бүген район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән атналык киңәйтелгән киңәшмәдә «Тәтеш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиал мөдире чыгыш ясады. Кама тамагы муниципаль районында эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру проблемасы кузгатылды.