11.04.2018 ел. Чәршәмбе
Бүген «Тәтеш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениясенең Кама Тамагы районы буенча филиал белгечләре Олы Кариле урта мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырдылар. Чарада 8-11 класстан 31 укучы катнашты. Укучылар һөнәри тест уздылар, һөнәр сайлау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Филиал белгечләре укучыларга һөнәр сайлау юлларын, бу эштә нинди хаталар җибәрмәскә кирәклеген аңлатты. Укучыларга укудан буш вакытларында вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлек турында да аңлаттылар.