22 ноября 2019 года в рамках Года рабочих профессий в МБОУ «Камско-Устьинская татарская средняя общеобразовательная школа» прошли профориентационные мероприятия, организованные филиалом ГКУ «Центр занятости населения Тетюшского района» по Камско-Устьинскому району.
Старший инспектор филиала Алия Ибнеева провела мероприятия по профессиональной ориентации с учащимися 8-9 классов. В ходе мероприятий 15 учащихся прошли тестирование с целью определения сферы профессиональных интересов.
Учащиеся ознакомились с наиболее востребованными профессиями на рынке труда, были проинформированы о государственных услугах, оказываемых центром занятости населения, в том числе по организации временного трудоустройства несовершеннолетних граждан в возрасте от 14 до 18 лет в свободное от учебы время.
2019 елның 22 ноябрендә «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнда эшче һөнәрләр елы кысаларында «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиалы тарафыннан оештырылган һөнәри юнәлеш бирүче чаралар узды.
Филиалның өлкән инспекторы Алия Ибнеева 8-9 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрде. Чаралар барышында 15 укучы һөнәри мәнфәгатьләр өлкәсен билгеләү максатыннан тест үтте.
Укучылар хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр белән таныштылар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру турында мәгълүмат бирделәр.